ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан медицина профилактикасы үзәге яшь әниләрне бүләкләде

21 июнь 2018, 10:26 , Фото: Наилә Абдрахманова

Татарстан медицина профилактикасы үзәге яшь әниләрне бүләкләде Профилактик үзәк, “Болгар” радиосы белән берлектә уздырылган, “Мин күкрәк сөте ашату турында нәрсә беләм?” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде.

Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның медицина профилактикасы үзәге 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 1 яшькәчә күкрәк баласы булган яшь әниләр өчен “Мин күкрәк сөте ашату турында нәрсә беләм?” дигән викторина-бәйгесендә җиңгән яшь әниләрне бүләкләде. Бу хакта “Татар-информ”га үзәкнең матбугат сәркатибе Наилә Абдрахманова хәбәр итте.

  • Балаларны халыкара яклау көнендә, әлеге бәйге “Болгар” радиосында турыдан-туры эфирда узды.

“Традиция буенча, анда балаларына күкрәк сөте ашатучы яшь әниләр катнашты. Беренчеләредән булып дөрес җавап бирүче булып, Кайбыч районыннан Гөлназ Галиәскарова һәм Казаннан Розалия Гыйсмәтуллина табылды”, - диде матбугат сәркатибе.

Аның сүзләренчә, шушы көннәрдә Республика медицина профилактикасы үзәгенең актлар залында җиңүчеләрне котлау тантанасы узган. Аларны үзәкнең баш табибы Римма Садыйкова котлаган.

  • Әлеге бәйгенең максааты: яшь әниләргә күкрәк сөтенең яшь блала организмына файдасы турында тулырак мәгълүмат бирү, баланы сәламәт үстерү юлларын күрсәтү.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10