ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Казанда Чемпионатка багышлап 6 килолы пәрәмәч пешерәләр

21 июнь 2018, 11:27

Оештыручылар 80 см диаметрлы "пәрәМЯЧне" Россиядә, шул исәптән Казанда да, үтә торган футбол буенча Дөнья чемпионатына багышлый.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). 23 июньдә Казанда Дөнья чемпионатына багышлап 6 кг авырлыктагы пәрәмәч пешерәләр. Бу турыда Казан шәһәре мәриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Пәрәмәчне һәркем авыз итә һәм күңел ачу программасында катнаша алачак. Оештыручылар 80 см диаметрлы пәрәмәчне Россиядә, шул исәптән Казанда да, үтә торган футбол буенча Дөнья чемпионатына багышлый. Шуңа аның исеме дә “пәрәМЯЧ”, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Ашамлык Туфан Миңнуллин урамындагы 14/56 йорт адресы буенча көн уртасында тәкъдим ителәчәк, ә 10.00 сәгатьтә комплекс территориясендә халык һөнәрләре ярминкәсе ачыла. 11.00 сәгатьтә Сабан туе бәйрәме хөрмәтенә күңел ачу программасы башлана. Чарага керү түләүсез. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10