ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы утырышында катнашачак

21 июнь 2018, 08:34

Көн тәртибендә 31 мәсьәлә каралачак.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советының 39нчы утырышында катнашачак. Көн тәртибендә 31 мәсьәлә каралачак. Депутатлар фикер алышачак темалар ТР Дәүләт Советының рәсми интернет порталында урнаштырылган.

 

Татарстан Республикасының 15 закон проектын, 8 федераль закон проектын карау ниятләнә. "Өч закон проекты икенче укылышка әзерләнде. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты "Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы законы проектын кертүне тәкъдим итә. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты "Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы законы проектын һәм "Татарстан Республикасы Экология кодексының 8 статьясына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проектын әзерләде", - дигән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Сессиядә "ТР дәүләт граждан хезмәте турында" Татарстан Законының 10 статьясына һәм Муниципаль хезмәт турында ТР кодексына үзгәрешләр кертү хакында" ТР законы проекты беренче укылышка кертелә. "Оешмалар мөлкәтенә салым турында" ТР законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" ТР законы проекты, шулай ук, беренче укылышка тәкъдим ителә. "Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында" ТР Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында" ТР законы проектын да депутатлар беренче укылышта караячаклар.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы итеп үзгәртү турында Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимен килештерү хакында сөйләшәчәкләр, диелгән әлеге хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10