ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак

21 июнь 2018, 07:49

Кичә Казанда Игнасио Ибаньес һәм Испания спорт һәм мәдәният министры Хосе Гирао илнең футбол буенча җыелма командасы белән очрашкан иде.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Испания Корольлегенең Россиядәге Тулы вәкаләтле Илчесе Игнасио Ибаньес белән бүген Татарстан Хөкүмәте йортында очрашачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә Казанда узган Испания — Иран матчы алдыннан, Игнасио Ибаньес һәм Испания спорт һәм мәдәният министры Хосе Гирао илнең футбол буенча җыелма командасы белән очрашты. Соңыннан ул уенны да карады.

Берничә көн элек "Русская планета" интернет-басмасы белән әңгәмә вакытында Игнасио Ибаньес Казанны искә алды. "Мәскәү, Сочи, Казан, Калининград — бу шәһәрләр турында гади испанлылар да ишеткәне бар", - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10