ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Балтач гимназиясе чираттагы проектта катнаша

21 июнь 2018, 08:00 , Фото: baltaci.ru/

Балтач гимназиясе чираттагы проектта катнаша Бу проектны 2018/2019 уку елында Балтач гимназиясе базасында 1нче һәм 5нче сыйныфларда кертү планлаштырыла.

(Балтач, 21 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина).  Балтач гимназиясе чираттагы проектта катнаша. Әлеге проект –Татарстан Республикасының "Инженерная Республика" проекты Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ белән берлектә үткәрелә, дип яза җирле басма.

Бу проектны 2018/2019 уку елында Балтач гимназиясе базасында 1нче һәм 5нче сыйныфларда кертү планлаштырыла, проект өстәмә белем бирү кысаларында үтә. 20нче июнь көнне әти – әниләргә тулырак мәгълүмат бирү максатыннан Казан шәһәренең “Лицей - инженерный центр" җитәкчелеге җыелыш уздырды. Балаларның интеллектуаль белем дәрәҗәсен күтәрү, заманча технологияләр буенча башлангыч белемгә нигез салуга корылган әлеге проект балаларның иң яратып катнаша, шөгыльләнә торган урыны булыр дип ышаналар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10