ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Балтач прокуратурасында күптөрле проблемалар буенча фикер алыштылар

21 июнь 2018, 02:00 , Фото: baltaci.ru/

Балтач прокуратурасында күптөрле проблемалар буенча фикер алыштылар Балтач бистәсендә җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү, булдырмый калу максатыннан башланган тикшерү-рейдларны даими дәвам итәргә булдылар.

(Балтач, 21 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Наталья Жукова). Балтач прокуратурасында “Түгәрәк өстәл” үтте. Координацион киңәшмәдә күптөрле проблемалар буенча фикер алыштылар, дип яза җирле басма.

Хокук саклау органнары җитәкчеләре профилактик чаралар үткәрү буенча эшчәнлеккә анализ ясадылар, балигъ булмаган балаларга карата җинаять очракларын кисәтү, башка юнәлешләрдәге эшчәнлек һәм проблемалар турында фикер алыштылар.

Балтач эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов, прокурор Айрат Низамиев, аның урынбасары Фәрит Шәрифуллиннар район буенча гомуми картинага ачыклык кертеп, анализлы мәгълүмат бирделәр. Үзара фикер алышудан соң шундый карарга килделәр: Балтач бистәсендә җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү, булдырмый калу максатыннан башланган тикшерү-рейдларны даими дәвам итәргә. Шулай ук яңа уку елыннан мәктәпләрдә профилактик эшне тагын да киңрәк җәелдерергә килештеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10