ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Евгений Сахаров вафат

20 июнь 2018, 19:04

1993 елда Сахаров катнашында Россиядә беренче тапкыр Республика балалар клиник хастаханәсендә клиник-психологик хезмәт оештырылган.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Евгений Сахаров 61 яшендә вафат булды, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

“Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре һәм хезмәттәшләре Евгений Александровичның гаиләсенә һәм дусларына кайгы уртаклашу белдерә”, - диелгән кайгынамәдә.

  • Евгений Сахаров медицина фәннәре кандидаты, югары квалификацияле психиатр-психотерапевт.
  • 1993 елда Сахаров катнашында Россиядә беренче тапкыр Республика балалар клиник хастаханәсе базасныда клиник-психологик хезмәт оештырылган. Соңыннан ул хезмәт Россиядә иң яхшы дип танылган.

Евгений Сахаров 22 июньдә Арча зиратында җирләнәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10