ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда микроавтобус катнашындагы һәлакәттә зыян күрүчеләрне хастаханәдән чыгарганнар

20 июнь 2018, 17:40

Микроавтобустагы 10 пассажирның 6сы хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Валерия Белова). Чаллыда микроавтобус белән чүп ташучы “КАМАЗ” бәрелешү аркасында зыян күргән пассажирларны табиблар караган һәм өйләренә чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Зыян күргән 10 кешенең 6сы хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүчеләр арасында балалар юк. Барысын да табиблар караган һәм өйләренә җибәргән, барысының да хәлләре канәгатьләнерлек”, - дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матугат хезмәтеннән Рания Сабирова.

Һәлакәт бүген көндез Автозавод базары тирәсендә булган.

Якынча мәгълүматларга караганда, чүп ташучы “КАМАЗ” йөртүчесе чүп төяргә дип юл кырыена туктаган. Йөк машинасына шунда ук пассажир автобусы килеп бәрелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10