(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Микрофинанслау оешмасыннан 1,5 млн сум урлаган казанлыны хөкем иттеләр. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Микрофинанс үзәгенең куркынычсызлык хезмәтенең элеккеге җитәкчесе “Инвест” ҖЧҖ бүлендек компаниясенең банкротлыгыннан файдаланып 1,5 млн сумга ялган килешү төзегән. Аннары 49 яшьлек ир-ат 5 ялган фирмага бурычларын күчергән, алары банкротка чыккан компания милке исәбенә акча алганнар.
Ир-атка “Мошенниклык” маддәсе буенча гаепләү игълан ителгән, әмма шикләнелә торган зат үз гаебен танымаган.
Казанның Вахитов районы суды ир-атны гаепле дип тапкан. Мошенник 3,5 елын колониядә үткәрәчәк.