ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Спорт

Футбол чемпионатының шәһәр матбугат үзәкләренә аккредитация 11 июльгә кадәр озайтылган

20 июнь 2018, 16:54 , Фото: Александр Эшкинин

Футбол чемпионатының шәһәр матбугат үзәкләренә аккредитация 11 июльгә кадәр озайтылган Мария Захарова шәһәр матбугат үзәкләренә аккредитация өчен 10 меңнән артык гариза тапшырылганын әйтте.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәкләренә аккредитация 11 июльгә кадәр озайтылган. Бу хакта бүген Самарада FIFA Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова әйтте.

Брифинг видеоконференция форматында чемпионат матчлары уза торган башка шәһәрләрдә дә транслянцияләнде.

“Кызыксыну арту белән бәйле рәвештә, аккредитация срокларын 11 июльгә кадәр озайту турында карар кабул ителде”, - диде Мария Захарова. Ул бүген шәһәр матбугат үзәкләренә аккредитация өчен 10 меңнән артык гариза тапшырылганын, аларның 3 меңе чит илләрдән кабул ителгәнен әйтте.

Мария Захарова шәһәр матбугат үзәкләренең FIFA рәсми аккредитациясе булмаган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, бәйсез журналистлар, блогерлар өчен булдырылганын искәртте.

Брифинг барышында Мария Захарова тышкы сәясәт мәсьәләләре буенча җентекләп сөйләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10