ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды
Серпуховта биш яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар
“Таврида” форумында Башкортстанның ике вәкиле 100 һәм 200 меңлек грант алды
Россиянең IV җәйге яшьләр Спартакиадасында Казан каратистлары көмеш һәм бронза алды
Уфада 8 яшьлек малай дүртенче каттагы балконнан егылып төшкән

Җәмгыять

Инстаграмда Гүзәл Яхинаның шәхси бите ачылды

20 июнь 2018, 16:27 , Фото: Ильнар Тухбатов

Инстаграмда Гүзәл Яхинаның шәхси бите ачылды Язучы сүзләренчә, аккаунтны ачарга китап сөючеләр ярдәм иткән.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). "Зөләйха күзләрен ача” романы авторы, язучы Гүзәл Яхина инстаграмда аккаунтын ачты. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

“Күптән түгел инстаграмда минем аккаунтым ачылды. Ул @yakhina.info дип атала. Шәхси битемне дусларым, укучыларым булдырды. Минем иҗатымны яратучылар, рәхим итеп, күзәтеп барсыннар!”, - дип белдерде Гүзәл Яхина.

“Зөләйха күзләрен ача” романы авторы, язучы Гүзәл Яхина Милли китапханәдә “Дети мои” (“Балаларым минем”) романын тәкъдим иткән вакытта үзенең инстаграм битен ачачагы турында әйткән иде. “Кайбер Татарстан язучыларының Инстаграмда үзләренең шәхси аккаунтлары барлыгын сөйләделәр. Мин уйладым да, заманага каршы килеп булмас, дидем. Тиздән инстаграмда үземнең аккаунтым барлыкка киләчәк”, - дигән иде Гүзәл Яхина.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10