ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда 9нчы сыйныф укучыларының Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республиканыкыннан югары
Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды
Серпуховта биш яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар
“Таврида” форумында Башкортстанның ике вәкиле 100 һәм 200 меңлек грант алды
Россиянең IV җәйге яшьләр Спартакиадасында Казан каратистлары көмеш һәм бронза алды

Спорт

Иран җанатарлары “Казан-Арена”дагы матчка әзерләнә

20 июнь 2018, 16:33 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Иран җанатарлары “Казан-Арена”дагы матчка әзерләнә Бүген Казанда Иран һәм Испания командалары уйнаячак.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген футбол буенча Дөнья чемпионатында “Казан-Арена” стадионында икенче матч узачак. Татарстан башкаласында Иран һәм Испания футболчылары очраша.

  • 16 июньдә Казан Франция һәм Австралия җыелмалары арасында беренче матчны кабул иткән иде. Уен 2:1 исәбе белән Франция файдасына төгәлләнде.

Берничә минут элек кенә Казанның IT-паркындагы кунакханәсеннән кайбер җанатарлар автобуска утырып кузгалды. Матч 21 сәгатьтә генә башланса да, стадионга өч сәгать алдан ук кертә башлаулары турында әйтелде. Автобуска утырганчы, Иран җанатарлары күтәренке кәефтә IT-парк каршында берничә минут “Иран, Иран” дип сөрән салып, быргылар белән кычкыртып торды. Юлдан узып баручы машиналар аларны сәламләп, шулай ук кычкыртып уздылар.

  • 15 июньдә Иран Марокко белән уйнап, 1:0 исәбе белән җиңүгә ирешкән иде. Шул ук көнне Испаниянең Португалия белән матчы исә, 3:3 исәбе белән тәмамланган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10