ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан, җанатарларны бәлеш белән сыйлап, Дөнья чемпионаты шәһәрләре бишлегенә керде

20 июнь 2018, 16:14 , Фото: Михаил Захаров

Казан, җанатарларны бәлеш белән сыйлап, Дөнья чемпионаты шәһәрләре бишлегенә керде Иң тәмле стрит-фуд буенча исемлектә беренче дүрт урында Санкт-Петербург, Мәскәү Самара, Ростов-на-Дону шәһәрләре тора.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Татарстан башкаласы җанатарларны һәм туристларны зур бәлеш белән сыйлап, иң тәмле стрит-фуд буенча Дөнья чемпионаты шәһәрләре бишлегенә керде. Бу хакта Tvil.ru хәбәр итә.

Рейтинг социаль челтәрләрдә туристларны сораштыру мәгълүматлары буенча төзелгән.

Беренче дүрт урында Санкт-Петербург, Мәскәү Самара, Ростов-на-Дону шәһәрләре тора.

  • Казан 10 процент тавыш җыйган, Мәскәү – 17 процент, Санкт-Петербург – 24 процент, ә Самара белән Ростов-на-Дону –14 әр процент.

Петербургта җанатарлар шоколад һәм футбол туплары сыман пирожное, Мәскәүдә татлы эчле күмәчләр, Самарада кысла һәм ысланган балык, Ростове-на-Донуда тавык бәлеше белән сыйланалар. Казанда кунакларга Зур бәлеш тәкъдим итәләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10