ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда микроавтобус белән юл һәлакәтендә алты кеше имгәнгән

20 июнь 2018, 16:48 , Фото: instagram.com/yakimov1971igor/

Чаллыда микроавтобус белән юл һәлакәтендә алты кеше имгәнгән Пассажир микроавтобусын йөртүче 56 яшьлек ир-ат салонда кысылып калган.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Чаллыда “ГАЗель” микроавтобусы белән чүп ташучы “КАМАЗ” машинасы бәрелешеп, алты кеше зыян күргән, дип яза “Челнинские известия” газетасы.

Юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Автозавод базары тирәсендә булган.

Якынча мәгълүматларга караганда, чүп ташучы “КАМАЗ” йөртүчесе чүп төяргә дип юл кырыена туктаган. Йөк машинасына шунда ук пассажир автобусы килеп бәрелгән.

Бәрелешкәннән соң, “ГАЗель” нык яньчелгән, маршрутка йөртүчесе салонда кысылып калган. Һәлакәт урынына килгән коткаручылар 56 яшьлек йөртүчегә чыгарга ярдәм иткән һәм аны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

“ГАЗель”нең биш пассажиры шулай ук төрле җәрәхәтләр алган. Өч зыян күрүчене автошәһәр хастаханәсенә озатканнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10