ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстаннан читтә белем алучы студентлар Казанга форумга җыела
Чулман елгасында су агымы алып киткән ике балыкчыны коткарганнар
Төньяк Кавказдан дин әһеле Болгар ислам академиясенә студентлар җибәрәчәген әйтте
Казан паркларында бокс көне һәм бию фестивале узачак
Минтимер Шәймиев Болгарда эшләрнең икенче этабын башлау кирәклеген әйтте

Җәмгыять

Россельхознадзор: Татарстанда ветеринария документларының 99 проценты электрон форматта

20 июнь 2018, 15:30 , Фото: Султан Исхаков

Россельхознадзор: Татарстанда ветеринария документларының 99 проценты электрон форматта Республикада көн саен 50 меңгә якын документ электрон ысул белән теркәлә, диде ветеринария контроле бүлеге мөдире.
(Казан, 20 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда ветеринария документларының 99 проценты электрон форматта. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең Россия Федерациясе Дәүләт чигендә чик буе һәм транспортта ветеринария контроле бүлеге мөдире Илшат Мөхәммәтшин әйтте.
 
"Меркурий" системасын куллана башлаганнан бирле, Татарстанда 12 миллионнан артык электрон сертификат тапшырылган.
 
  • Бу системага күчү процессы Татарстанда 2015 елда башланган иде.  
 
"Республикада көн саен 50 меңгә якын документ теркәлә. Хәзергә бирелгән сертификатларның 99 процентын электрон документлар тәшкил итә", - диде Илшат Мөхәммәтшин. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10