ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чулман елгасында су агымы алып киткән ике балыкчыны коткарганнар
Төньяк Кавказдан дин әһеле Болгар ислам академиясенә студентлар җибәрәчәген әйтте
Казан паркларында бокс көне һәм бию фестивале узачак
Минтимер Шәймиев Болгарда эшләрнең икенче этабын башлау кирәклеген әйтте
Без хәзер хәләл тормыш рәвешен алга сөрәбез - Рөстәм Миңнеханов

Спорт

Британия матбугаты Россиядә Чемпионатта җылы каршы алу турында яза

20 июнь 2018, 14:26

Чит ил журналистлары “Россиянең йөзе якты, елмаюлы”, ә ил халкының “турнир һәм җанатарларны сәламләргә шат” булуын күргән.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Британия матбугаты Россиядә Чемпионатта җылы каршы алу турында яза. The Guardian Лондон басмасы футбол буенча Дөнья чемпионаты инглиз футбол фанатларының Россиягә карашын иң яхшы якка үзгәртәчәк, дип белдергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Басма хәбәрендә “Россия Дөнья чемпионатын уздыру өчен искиткеч урын булырга мөмкин” диелгән. 

“Чемпионат шәһәрдә (Мәскәү күзаллана – Т-и иск.) тәмамлангач, Россия хөкүмәте белән багланышларда сәяси киеренкелек һәм башка проблемалар беркая да китмәс, әмма күп кешеләр Россиядән бик матур кичерешләр белән һәм илгә карата карашлары үзгәреп китәчәк”, - дигән автор.

Чемпионатның беренче көннәре эчендә чит ил журналистлары “Россиянең йөзе якты, елмаюлы”, ә ил халкының “турнир һәм җанатарларны сәламләргә шат” булуын искәрергә өлгергән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10