ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ветеринария өлкәсендә документларны теркәү тулысынча "Меркурий" системасында башкарылачак

20 июнь 2018, 14:00 , Фото: Султан Исхаков

Ветеринария өлкәсендә документларны теркәү тулысынча Товар озату буенча кулдан язылган документлар 1 июльдән гамәлдән чыгарыла, диде ветеринария контроле бүлеге башлыгы Илшат Мөхәммәтшин.
(Казан, 20 июнь,"Татар-информ", Лилия Локманова). 1 июльдән ветеринария өлкәсендә документларны теркәү тулысынча "Меркурий" мәгълүмат системасы аша башкарылачак.  Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең Россия Федерациясе Дәүләт чигендә чик буе һәм транспортта ветеринария контроле бүлеге мөдире Илшат Мөхәммәтшин әйтте.  
  • Россия субъектлары 2018 елның 1 гыйнварыннан товар озату буенча ветеринария сертификатын фәкать электрон форматта бирергә тиеш. Татарстан 2015 елдан бирле әкренләп бу системага күчү этабында. 
Товар озату буенча кулдан язылган документлар 1 июльдән гамәлдән чыгарыла. 
 
"Меркурий” системасында исә бер документны 15 секундта тутырып була.  Системада тутырылган документ үтә күренмәлелеккә (“прозрачность”) 100 % гарантия бирә.
 
"Меркурий"- “кырдан – кибет киштәсенә” принцибы белән эшли. Өстәвенә, система "web" кушымта формасында ясалган. Шуңа да компьютерның эш өстәлендә программа урнаштыру кирәкми. 
 
Бу система шулай ук финанс һәм хезмәт чыгымнарын киметергә ярдәм итә. Илшат Мөхәммәтшин продукциянең күләмен исәпләү, документларның электрон архивын булдыру өчен дә "Меркурий" кулай булуын әйтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10