ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Спорт, Дин

Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай футболга мөнәсәбәтен әйтте

20 июнь 2018, 12:41 , Фото: Александр Эшкинин

Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай футболга мөнәсәбәтен әйтте Митрополит үзе дә футбол уйнавы турында сөйләде.

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай Казанда Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә футболга мөнәсәбәтен әйтте.

"Футболга нинди мөнәсәбәттә булыргамы? Барысы да гап-гади. Футболчылар, җанатарлар кемнәр алар? Алар, беренче чиратта, гражданнар, кешеләр, ә бу иң мөһиме. Футбол төрле ил кешеләренә бергә җыелу, аралашу мөмкинлеге бирә. Дөнья чемпионаты кебек сәбәп булганда бигрәк тә", - диде Феофан атакай.

Митрополит Дөнья чемпионатының Россиядә, Казанда узуы бик яхшы булуын билгеләп үтте. Казанның Мәскәү, Санкт-Петербургтан калышмавын әйтте. "Еш кына күп нәрсә сәясәтләштерелә. Ә чемпионат ул кешеләр аралашуына корылган чара булырга тиеш. Мин берничә көн элек теге ярдан кайттым - анда да зур демонстрация, җан аталар, транспарантлар белән Овечкинны сәламлиләр. Бүген Россия турында саран гына сөйләгән җирдә моны күрү гаҗәпләндерде", - диде ул.

Феофан атакай футбол уйнарга яратуын әйтте. Семинариядә Митрополит Кубогы уздырулары турында сөйләде. "Мин гол кертә торган позцияләрдә торырга яратам. Дөрес, туп капкага һәрвакыт эләкми. Без үзара семинариядә дә, вузлар белән дә уйныйбыз", - дип әйтте ул.

Митрополит әйтүенчә, Чемпионат барышында ул матчларны күзәтеп бара. "Карап барам, бүген йоклап кала да язганмын әле", - ди ул кичәге матч турында. Феофан атакай кичә үзенең күңел халәте икегә аерылганын әйтте. "Кем өчен җан атачаксыз дип сораганда, бер яктан, мин Мисырны да бик яратам, шулай да, безнекеләр җиңүен теләдем инде анысы", - диде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10