ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша
Алабуга шәһәре башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Самара татарлары милли йолалар буенча язылыша алачак
18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Татар дөньясы

Самара татарлары балалар Сабан туена чакыра

20 июнь 2018, 17:10

Бәйрәмне мәдәният, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, укытучылар, җирле үзидарә җитәкчелеге һәм авыл мәчете оештыра.

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). 23 июньдә Самара өлкәсендә Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылында балалар һәм яшүсмерләр өчен Сабан туе була. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Бәйрәмне мәдәният, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, укытучылар, җирле үзидарә җитәкчелеге һәм авыл мәчете оештыра.

"Бүген безнең алдыбызда торган бурычларның иң мөһиме – киләчәк буынга үз туган телләрен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру. Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнә һәм бик теләп уйный", ди чараны оештыручылар.

  • Балалар Сабан туе 9.30 сәгатьтә башлана. Программада — милли җырлар һәм биюләр, уеннар һәм бәйгеләр.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10