ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Әгерҗедә беренче тапкыр “Сабан туе гүзәле“ бәйгесе узды

20 июнь 2018, 02:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗедә беренче тапкыр “Сабан туе гүзәле“ бәйгесе узды “Сабан туе гүзәле“ исеменә район мәдәният бүлеге методисты Ләйсән Тимуршина лаек булды.

(Әгерҗе, 20 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Быел Әгерҗе Сабан туенда тәүге тапкыр “Сабан туе гүзәле“ бәйгесе узды, дип яза җирле басма.

Бәйгедә өч гүзәл - Ләйсән Тимуршина, Аидә Мәгъдәнурова, Алсу Саттарова осталыкта сыналдылар. Кызлар үзләре белән таныштырдылар, жюрига пешереп алып килгән милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. Сәнгатькә гашыйк кызлар җыр-биюгә осталыклары белән дә шаккатырдылар. Алып баручылар биргән викторина сорауларына да тиз һәм төгәл җавап бирделәр.

Шулай итеп, “Сабан туе гүзәле“ исеменә район мәдәният бүлеге методисты Ләйсән Тимуршина лаек булды. Аңа һәм төрле номинацияләрдә бүләкләнгән Аидә белән Алсуга Дипломнар тапшырылды. Алар бүләкләргә дә лаек булдылар. Ләйсәнгә милли баш киеме калфак та бирелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10