ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кукмара районы Вахитов исемендәге хуҗалыкта көн саен 73 тонна сөт савалар

20 июнь 2018, 05:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмара районы Вахитов исемендәге хуҗалыкта көн саен 73 тонна сөт савалар Агымдагы елның биш аенда биредә продукция сатудан 44 миллион 823 мең сум саф табыш алганнар.

(Кукмара, 20 июнь, "Татар-информ, "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмара районы Вахитов исемендәге хуҗалыкта көн саен 73 тонна сөт савалар. Агымдагы елның биш аенда биредә продукция сатудан 44 миллион 823 мең сум саф табыш алганнар, дип яза район газетасы сайты.


"Кичекмәстән хуҗалыкларга яшел масса кайтарту эшен җайга салырга кирәк", - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Сергей Димитриев Вахитов исемендәге хуҗалыкта үткәрелгән семинар-киңәшмә вакытында. Әйе, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше берсе артыннан икенчесен алыштыра, әле яңа чәчү кампаниясен башлап җибәргәннәр иде, инде терлек азыгы хәзерләр вакыт та килеп җиткән.

- Язгы кыр эшләрен уңышлы гына төгәлләдек. "Дружба" хуҗалыгы ягыннан 1500 гектардан артык җир алган идек, шулар хисабына сөрүлек мәйданнарыбыз да артты. Анда быел бөртеклеләр чәчелде, калган 500 гектарын уҗым культуралары өчен әзерлибез, - диде Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов. – Хәзерге вакытта безнең өчен иң мөһиме - җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы туплау. Малларга кыш буена 24 мең центнер печән, 293 мең центнер сенаж, 247 мең центнер силос кирәк. Шуңа күрә Вахит ягындагы җирләрдә күбесенчә азык культуралары игәбез. Алар чәчүлек мәйданның 2050 гектарын били, 1500 гектарда кукурузны - силоска, 300 гектарда орлыкка дип үстерәбез. Малларның азык рационын баету өчен төрле ысуллар кулланып карадык, ашлыкны да сыттырып бирдек, әмма кукуруз файдалы булуы һәм туклыклылыгы ягыннан иң яхшысы дигән нәтиҗәгә килдек. Шул ук вакытта терлек азыгының үзкыйммәтен төшерү өчен рапс, люпин кебек культураларны чәчәбез.

Вахитлеләр үләннәрне җитешкән, туклыклы вакытында җыеп алырга өлгерү өчен азык культураларын сроклап та чәчкәннәр. Чөнки ике меңнән артык гектарны берьюлы җыеп алып булмый, дип аңлаттылар.

- Терлек азыгы хәзерләүдә катнашасы техникаларны кыштан ук ремонтлап куйдык. Әгәр бу эшне соңга калдырган булсак, хәзер авырга туры килер иде, чөнки язгы кыр эшләре дә тоткарланды бит, - дип билгеләп үтте хуҗалыкның баш инженеры Ринат абый Кәримуллин.

Әйе, чәчү кампаниясе төгәлләнсә дә, башка агротехник чаралар үз вакыты белән дәвам итә. Бүгенге көндә кырда алты агрегат эшли, дип сөйләде баш агроном Анатолий Апаев. Икесе бөртеклеләргә, берсе кукурузга чүп үләннәре, корткыч бөҗәкләр, авыртуларга каршы агу сибә, шул ук вакытта ашлама кертә, өч агрегат кукурузның рәт араларын эшкәртә икән. Ә "Дружба" ягындагы җирләрдән иртәнге сәгать бишкә малларга ике машина яшел масса кайтып өлгерә, диделәр.

Хуҗалыкның баш зоотехнигы Илдус абый Насыйбуллин сүзләренә караганда, хәзер үләннәрнең протеинга бай вакыты. Бүгенге көндә малларга өч килограмм яшел масса бирсәң, ул бер килограмм жмыхны алыштыра, ди белгеч. Күптән түгел генә эшли башлаган азык цехының да өстенлекләрен билгеләп үтте. Көн саен биредә 185 тонна терлек азыгы әзерләнеп, фермаларга таратыла. Әлеге цех унбиш минут эчендә алты тонна азык әзерләргә сәләтле икән. Кирәкле барлык мәгълүмат компьютерга кертелә. Әгәр нинди дә булса бер элемент тиешле күләмдә кулланылмаса, икенче операция башкарылмый, диделәр. Ягъни кәгазьдә төзелгән рацион, үзгәрмичә, мал алдына барып җитә. 42 миллион сумга төшкән әлеге цех бер ел эчендә үзен үзе аклар, дип ышаналар.

- Мал азыгын никадәр сыйфатлы итеп тупларга тырышсак та, кимчелекләр килеп чыга, - диде Нәфыйк Хөсәенов. – Әйтик, үткән ел сенаж, силос өчен үләннәрне вакытында җыеп алып, таләпләргә туры китереп базга салдык, таптаттык. Әмма массаны траншеяга тигез итеп таратмау нәтиҗәсендә күпме азык, хезмәт әрәм булды. Шуны исәпкә алып, быел К-700 тракторының чүмече урынына сәнәк ясап куйдык. Баз кырыйларын пленка белән әйләндереп алып, өстен дә ике кат вакуумлы пленка белән капласак, югалтулар әзрәк булыр, дибез. Болай эшләгәндә өстенә туфрак салып торасы булмый.

Бүгенге көндә хуҗалыкта савым сыерлар саны узган елның биш ае белән чагыштырганда 340 башка күбрәк. Бозауларның сакланышына да игътибар бирәләр. Май башыннан ук инде яшь терлекләрне җәйге профилакторийларга чыгарганнар, бозау алуны да шунда оештырганнар.

Хуҗалыкта көндәлек 73 тонна (Вахит ягында 60 тонна, Тырыш ягында 13 тонна) сөт савалар. Бу районда җитештерелгән сөтнең дүрттән беренә якын, диделәр. Агымдагы елның биш аенда гына да сөт савуны 1400 тоннага арттыра алганнар. Биредә бер сыер көнгә уртача 28,8 литр сөт бирә, ә мегафермада бер сыердан тәүлеклек савым 29,2 литрны тәшкил итә. Әмма бу әле соңгы чик түгел, резервлар бар, ди вахитлылар.

- Сөткә бәя юк, дибез, әмма зарланырлык түгел, - диде хуҗалык җитәкчесе. – Агымдагы елның биш аенда продукция сатудан 44 миллион 823 мең сум саф табыш алганбыз, рентабельлелек дәрәҗәсе - 31,6 процент. Дәүләттән барлыгы 41 миллион 894 мең субсидия бирелгән, шуның 26 миллион сумнан артыгы сөт өчен. Төзелешләр алып барабыз, хезмәт хаклары, башка түләүләр дә вакытында башкарыла. Бер айга уртача хезмәт хакы 22 мең сумнан артып китә. Терлек азыгын баету өчен кулланыла торган кушылмаларны да туктатмадык. Чөнки бервакыт бер атна жмых булмау аркасында, дүрт тонна сөтне югалттык. Шуңа күрә барысын да исәпләргә, уйларга кирәк.

- Бүгенге авыр шартларда хуҗалык үз көчен югалтмасын өчен, продукция җитештерүне арттырып, үзкыйммәтен киметү өстендә эшлибез, - диде хуҗалыкның баш икътисадчысы Марина апа Федорова. – Моның өчен ай саен белгечләр белән җыелып сөйләшәбез, хезмәтебезгә анализ ясыйбыз. Эшнең сыйфатын яхшырту максатында төрле кызыксындыру чаралары да кулланабыз. Мәсәлән, савымчыларга бер сыердан көндәлек 20 килограмм сөт сауган өчен – ун процент, 22 килограммга – егерме процент, 25 килограммга утыз процент өстәмә түләү каралган. Ә утыз килограммнан да күбрәк сөт биргән сыер өчен илле сум өстәлә. Бозау караучыларга да артымга карап, шундый кызыксындыру чаралары бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10