ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда Яшьләр көнендә "КАМАЗ–Мастер" командасы мавыктыргыч тамаша күрсәтәчәк

20 июнь 2018, 09:00

Бәйрәм 30 июньдә Яр буе паркы мәйданында узачак.

(Чаллы, 20 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Галимова). Яр Чаллы шәһәрендә 30 июньдә Яшьләр көне узачак, дип яза җирле басма.

Башка еллардагы кебек ул быел да бәйрәм Яр буе паркы мәйданында узачак. Яр буе паркы территориясендә интерактив мәйданчыклар эшләр дип планлаштырыла.

Бәйрәмнең төп кунаклары – Россиянең популяр төркеме Burito булачак. Ул бик күпләр яратып өлгергән популяр хитлары белән чыгыш ясаячак.

Яшьләр көнендә "КАМАЗ–Мастер" командасы спортчылары да мавыктыргыч тамаша күрсәтәчәк.

Бәйрәм 22 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10