ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде

19 июнь 2018, 22:48 , Фото: twitter.com/TeamRussia

Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде Россия җыелмасы тарихта беренче тапкыр вакытыннан алда финалның 1/8 этабына чыкты.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде. Шулай итеп Россия җыелмасы тарихта беренче тапкыр вакытыннан алда Дөнья чемпионаты финалының 1/8 этабына чыкты.

Мисыр капкасына беренче голны икенче тайм башында Мисырның сакчысы Фәтхи үзе кертте. Икенче голны 59нчы минутта Черышев кертте. Шунна соң, ике минуттан Дзюба Мисыр капкасына өченче тупны җибәрде.

Уенның 72 нче минутында Акинфеев капкасына Мисыр футболчысы Сәлах туп кертте.

Шулай итеп, уен 3:1 исәбе белән төгәлләнде.

  • Футбол буенча Дөнья чемпионатының төркем этабының икенче турындагы Россия-Мисыр матчы Петербургта булды. Уенны "Санкт-Петербург" стадионы трибуналарында 65 мең чамасы кеше карады.
  • Киләсе уен 25 июньдә Самарада булачак. Россия җыелма командасы Уругвай җыелмасы белән финалның 1/8 этабында очрашачак. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10