ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды

19 июнь 2018, 22:11 , Фото: Алексей Анисимов

Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды Тамашачылар бик күп булу сәбәпле, оештыручылар керү юлларын япты.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Әлеге минутларда Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды. Тамашачылар бик күп булу сәбәпле, оештыручылар керү юлларын ябарга карар итте.

Россия һәм Мисыр җыелма командалары матчы башланырга берничә сәгать кала, халык фан-зонага җыела башлады. Керү юлларын япкач, койма аша керергә теләүчеләр дә табылды. Мәйданчыкка керә алмаучылар матчны Сибгат Хәким урамыннан карадылар.

  • Соңрак, Волгоградта ФИФА җанатарлары фестивале мәйданчыгына да тамашачылар күп килү сәбәпле, керү юлларын яптылар дип "Интерфакс" хәбәр итте.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10