ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

19 июнь 2018, 21:33

Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби премиясенең кыска исемлеге сентябрь аенда билгеле булачак.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Эстониядә татар гаиләсендә туып үскән язучы Сана Вәлиуллинаның «Не боюсь синей бороды» китабы "Ясная поляна" әдәби премиясенең озын исемлегенә кертелгән. Бүген премиянең “Заманча рус прозасы” номинациясенә дәгъва итүче китаплар исемлеге игълан ителде.

Премиянең лонг битенә 43 әсәр кертелгән. Вәлиуллина – озын исемлектәге бердәнбер татар фамилиясе.

  • "Ясная поляна" - Л.Н.Толстой музей-утары белән Samsung компаниясе тарафыннан 2003 елда гамәлгә куелган әдәби премия. “Заманча рус прозасы” номинациясенең призы  3 млн сум; “Чит ил прозасы” номинациясенең авторына 1 млн 200 мең сум тапшырыла, тәрҗемәчегә 500 мең сум бирәләр. “Вакыйга” номинациясенең призы 500 мең сум.

"Ясная поляна" әдәби премиясенең кыска исемлеге сентябрь аенда билгеле булачак. Җиңүчеләр Мәскәүдә октябрь аенда бүләкләнә.

  • Сана Вәлиуллина – Эстониядә татар гаиләсендә туган. Балачакта татар һәм эстон телләре даирәсендә үскән. Голландия кешесенә кияүгә чыгып, Нидерландта яши. Нәсел тамырлары буенча - Сергач татары.

“Не боюсь синей бороды” – язучының рус телендә язылган беренче китабы. Аңа кадәр голландия телендә язган. Китап Брежнев чоры тормышын сурәтли. Әлеге китап “Большая книга” милли әдәби премиянең озын исемлегенә дә кертелгән иде. Әмма кыска исемлеккә үтмәде.

"Ясная поляна" әдәби премиясенең “Заманча рус прозасы” кыска исемлеген фаразлап карарга теләүчеләр LiveLib.ru сайты аша махсус конкурста катнаша ала. Моның өчен 7 сентябрьгә кадәр озын исемлектән алты китапны сайларга кирәк. Конкурста катнашу шартлары сайтта күрсәтелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10