ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Гыйльметдинов: Дәүләт телләрен вариатив өлешкә калдыру турында бернинди сүз бармый

19 июнь 2018, 21:26 , Фото: архив/Рамиль Гали

Гыйльметдинов: Дәүләт телләрен вариатив өлешкә калдыру турында бернинди сүз бармый Документ Туган телләргә ярдәм итүче фонд һәм телләрне өйрәнү буенча яңа федераль мәгариф стандартлары булдыруны күзаллый.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Россия Дәүләт Думасының милли телләрне укыту турындагы закон проекты беренче укылышта каралган утырышта документны үзгәртү турында карар кабул ителде. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

“Иң мөһиме – бүген без закон проекты нинди юнәлештә үзгәрәчәген билгеләүче карар кабул иттек. Әгәр дә без әлеге теманы язгы сессиягә "чишәргә" телибез икән, текст белән эшләргә кирәк. Башка юл юк”, - диде депутат.

Карарда туган телләр һәм дәүләт телләре, бүгенге кебек үк, программаның мәҗбүри өлешендә укытылачак диелгән. Шул ук вакытта ата-аналар һәм укучылар өйрәнәчәк телне сайлау хокукына ия булачак. Укыту сәгатьләре кысаларында руслар рус телен, татарлар, телиләр икән — татар телен өйрәнәчәк. Моннан тыш, федераль мәгариф стандартлары рус балаларына теләкләре буенча Татарстанның дәүләт телен – татар телен өйрәнү мөмкинлеген күз алдында тота, дип сөйләде Гыйльметдинов.

Депутат сүзләренчә, документ шулай ук туган телләрне өйрәнү концепциясен һәм аларга ярдәм фонды булдыруны күздә тота. Икенче укылышка Россия Мәгариф министрлыгы туган телләр буенча стандартларны кабул итүне тәэмин итүче барлык кирәкле норматив документларны әзерләячәк.

“Дәүләт телләрен вариатив өлешкә калдыру турында бернинди сүз бармый. Алай булмаячагын барысы да яхшы аңлый. Беркем дә андый йөкләмә бирмәде”, - диде Гыйльметдинов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10