(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Германиянең элеккеге федераль канцлеры Герхард Шредер 27 июньдә Казанга киләчәк. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәтенә сылтама белән, "Интерфакс-Поволжье" хәбәр итте.
Бу көнне "Казан Арена" стадионында Көнья Корея һәм Германия җыелма командалары арасында Дөнья чемпионаты футбол матчы булачак. Матч кичке биштә башлана.
Шулай ук Герхард Шредер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашыр дип планлаштырылган.
- Герхард Шредер Германия Хакимияте белән 1998-2005 елларда идарә итте.