ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Путин Минскига Союз дәүләтенең Дәүләт Советы утырышына килде

19 июнь 2018, 18:06

Утырышта сәүдә-икътисади хезмәттәшлек һәм әдәби премияләр тапшыру буенча фикер алышу булачак.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Минскига Союз дәүләтенең Югары дәүләт советы утырышында катнашу өчен килде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Утырышта узган елгы сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча фикер алышу булачак. Моннан тыш, яклар Дәүләт Советының элеккеге карарлары үтәлеше турында хисап тота. Шулай ук Союз дәүләтенең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге премияләрен тапшыру турында да фикер алышачаклар.

Моннан тыш, утырышта Союз дәүләтенең 2018 — 2022 елларга булган юнәлешләре һәм бурычлары турындагы 2018-2019 елларга тышкы сәясәт өлкәсендәге гамәлләрне берләштерү программасы документларын имзалаячаклар.

Утырыш сишәмбе көнне, 19 июньдә, Минскида уза.

Шулай ук дәүләт башлыгы эшлекле сәфәре программасында Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән очрашу каралган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10