ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Спорт

Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

19 июнь 2018, 16:44 , Фото: Александр Эшкинин

Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак Җанатарлар фестивалендә чыгыш ясау өчен, Мәдәният министрлыгы тарафыннан 680 башкаручы теркәлгән.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Футбол мундиаленең мәдәни программасы кысаларында, Казанга Татарстан районнарыннан, шәһәрләреннән 200гә якын халык фольклор коллективы киләчәк. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, Җанатарлар фестивалендә, Татарстан Мәдәният министрлыгы линиясе буенча, 680 башкаручы чыгыш ясавы көтелә. “Казан” Гаилә үзәге янында фан-фестиваль оештыручылары Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе белән бик тыгыз эшлибез. Үз артистлар, коллективларыбыз чыгыш ясаячак. Мәсәлән, июньдә милли тематикага багышланган берничә концерт булачак. Fan Fest та эшләү өчен, Мәдәният министрлыгы линиясе буенча, 680 башкаручы аккредитацияләнде”, - дип Эльвира Камалова Татарстан районнарыннан, шәһәрләреннән 200гә якын халык фольклор коллективы киләчәген әйтте.

Министрның беренче урынбасары Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле, Дәүләт камера хоры, “Бәрмәнчек” фольклор коллективы чыгыш ясаячагын белдерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10