ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чәчәк фестивале ачылышында Казан мэры түтәлгә су сипте һәм тимер юл тарихы белән танышты

19 июнь 2018, 16:23 , Фото: kzn.ru

Чәчәк фестивале ачылышында Казан мэры түтәлгә су сипте һәм тимер юл тарихы белән танышты  Казанлылар һәм шәһәр кунаклары әкияттәй чәчәк мәйданчыгында сентябрь ахырына кадәр ял итә алачаклар.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Оксана Романова). Бүген Казанда “Әкият” курчак театры янында дүртенче тапкыр Чәчәк фестивале ачылды. Үзенчәлекле шәһәр киңлегендә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин да кунак булды.

Таныштыру экскурсиясендә шәһәр башлыгы белән бергә Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм башка рәсми затлар бар иде.

Чәчәк-ландшафт шедеврын булдыру үзенчәлекләрен мэрга үзләре фестивальдә катнашкан республиканың 18 компаниясе һәм предприятиесе вәкилләре тәкъдим итте. “Быел Чәчәк фестивалендә катнашучылар да күбрәк, аларның географиясе дә киңәйде, композицияләр тагын да матуррак. Узган ел фестивальдә 500 мең казанлы һәм шәһәр кунаклары булды. Казан чәчәкләр белән тәңгәл килә. Быел 7 млн чәчәк утыртылды. Урамда да, ишегалларында да – бар җирдә чәчәкләр булсын. Һәм иң мөһиме – ул безнең казанлылар күңелендә булсын. Мин күргәннәрдән бик канәгать, зур рәхмәт сезгә. Бу безнең матур гадәткә әйләнсен”, - диде Метшин.

Чәчәк фестивале үзенең актив ял мәйданчыклары белән сентябрь ахырына кадәр эшләячәк.



 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10