ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкорт кинорежиссеры Айнур Аскаровның “Буран” проекты федераль грантка ия булды

19 июнь 2018, 15:21 , Фото: Айнур Аскаров архивыннан

Башкорт кинорежиссеры Айнур Аскаровның “Буран” проекты федераль грантка ия булды Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Авторлык һәм эксперименталь кино эксперт советы 68 гаризадан 35 проектны сайлап алган.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкорт кинорежиссеры Айнур Аскаровның “Буран” проекты Россия Мәдәният министрлыгы грантына ия булды. Экстремаль шартларда исән калу турында фильм 2019 елның февраль-март аенда Башкортстанның Хәйбулла районында төшереләчәк. Айнур Аскаров “Татар-информ” хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, бюджет – 38-40 миллион чамасы, әлегә төгәлрәк мәгълүмат юк. Фильм Свердловск киностудиясе белән берлектә төшерелә.

“Фильм экшн-драма жанрында. Ул гаиләнең экстремаль шартларда исән калырыга омтылышы һәм мәңгелек кыйммәтләр хакында”, - диде Айнур Аскаров.

Сценарий 2016 елда Башкортстанның Хәйбулла районында булган вакыйгалар нигезендә язылган. Сценарий авторы – Айдар Акманов.

“Әле кастинглар уздырылмаган, шуңа кемнәр катнашасы билгеле түгел. Мөгаен, Россия күләмендә танылган актерларны да алырбыз. Командада кемнәр буласы да билгеле түгел, - дип өстәде кинорежиссер. – Мин әле башка проект белән мәшгуль. Бер айдан Башкортстанда Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” әсәре буенча “Таганок” фильмын төшәрә башлаячакмын”.

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Авторлык һәм эксперименталь кино эксперт советы 68 гаризадан 35 проектны сайлап алган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10