ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт үзәгендәге юл һәлакәтендә ике егет зыян күргән

19 июнь 2018, 14:53 , Фото: МЧС по РТ

Әлмәт үзәгендәге юл һәлакәтендә ике егет зыян күргән Авария Төзүчеләр проспекты һәм Ленин урамы арасындагы боҗрада килеп чыккан.

(Казан, 19 июнь,«Татар-информ»). Әлмәт үзәгендәге юл һәлакәтендә ике егет зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә Төзүчеләр проспекты һәм Ленин урамы арасындагы боҗрада «Лада» автомобиле юл читенә очып, газонга килеп кергән һәм яна башлаган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, машина йөртүче каршылыкка бәрелү нәтиҗәсендә идарәсен югалткан.

Нәтиҗәдә, 24 яшьлек машина йөртүче һәм җиңел автомобильдәге пассажирны Әлмәт медсанчастенә озатканнар.

Һәлакәт булган урында табиблар, полицейскийлар һәм 65нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре эшләгән.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10