ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Чүп яндыру заводы проектына карата тәкъдимнәрне экспертиза искә алачак - Е.Ямщикова

19 июнь 2018, 11:43 , Фото: Султан Исхаков/архив

Чүп яндыру заводы проектына карата тәкъдимнәрне экспертиза искә алачак - Е.Ямщикова 29 майдан 27 июньгә кадәр Яшел Үзән районының Осиново бистәсе Мәдәният йортында иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшли.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Җәмәгатьчелек вәкилләренең Татарстанда чүп яндыру заводы төзелүгә карата барлык тәкъдимнәре исәпкә алыначак. Әлеге тәкъдимнәр "Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү материаллары"на теркәләчәк һәм дәүләт экология экспертизасына тапшырылачак. «АГК-1» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең экология һәм хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Елена Ямщикова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

29 майда Яшел Үзән районының Осиново бистәсе (заводны шунда төзү күздә тотыла) Мәдәният йортында иҗтимагый кабул итү бүлмәсе ачылды. Ул дүшәмбе -пәнҗешәмбе 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга көнне – 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Теләгән һәркем, бирегә килеп, "Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү материалларын" үз эченә алган проектлау документлары белән таныша һәм белгеч-экологка үз сорауларын бирә ала.

Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе 27 июньгә кадәр эшләячәк.

«28 июньдә узачак җәмәгать тыңлауларында проект оешмасының, шулай ук "Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү материаллары"н әзерләүчеләрнең докладларын тыңларга мөмкин. Әгәр чыгыш ясарга теләүчеләр булса, алар проектлау документларына карата үз мөнәсәбәтен башка җәмәгатьчелек вәкилләренә җиткерә алачак», - дип искәртте Елена Ямщикова.

Проектлау документлары белән Татарстан Хөкүмәте порталында һәм Осиново авыл җирлеге сайтында танышырга мөмкин.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10