ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чүпрәленең халык театры артистларына диплом тапшырылды

19 июнь 2018, 04:00 , Фото: chuprale-online.ru

Чүпрәленең халык театры артистларына диплом тапшырылды Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йолалар культурасын үстерү буенча республика үзәге районның халык театрына югары бәя бирде.

(Чүпрәле, 19 июнь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Буа сатира театры сәхнәсендә Шамил Закиров исемендәге “Идел – йорт” театр коллективларының регионара конкурсы буенча зона туры узды, дип яза җирле басма.

Анда Чүпрәле районы Мәдәният йорты каршынды эшләп килүче халык театры артистлары драматург Наил Гаетбайның “Аты барның, дәрте бар” дип аталган ике пәрдәлек комедияле спектаклен күрсәттеләр.

“Спектакльне Буа тамашачылары бик җылы кабул итте. Артистлардан Рифкать Мөхәммәтшин, Гелсинә Чабаева, Тәслимә Җәмалетдинова, Альберт Мөшәрәпов, Зөлфия Кәлимуллина һәм Марат Камалов үз рольләрен аерым бер осталык белән башкарды. Ярдәмчем Рәйнә Бахитова, рәссам Илмас Нәфиев һәм музыка өлешен тәэмин итүче Галия Ахмедова да сәхнә әсәренең тамашачылар күңеленә хуш килүе өчен зур көч куйды”,- ди спектакльнең баш режиссеры Ринат Кәлимуллин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йолалар культурасын үстерү буенча республика үзәге районның халык театрына югары бәя бирде һәм Диплом белән бүләкләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10