ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда 98 яшьлек югалган ир-атны эзлиләр

18 июнь 2018, 21:45

Казанда 98 яшьлек югалган ир-атны эзлиләр  Пенсионерга даими медицина ярдәме кирәк.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Казанда 98 яшьлек югалган ир-атны эзләү турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә “Лиза Алерт” эзләү отряды рәсми битендә барлыкка килде.

Нәгми Гайнуллин 1919 елда туган. Аңа 98 яшь. Ул 16 июнь көнне югалган. Ир-ат уртача буйлы (170 сантиметр), ябык, чал чәчле, ачык-коңгырт күзле. Югалган вакытында башында кара драп кепка, караңгы-зәңгәр сырган ромбиклы бил уртасына кадәр төшкән куртка, кызыл шакмаклы күлмәк, шарф, резинкада киң джинсы һәм аягына ачык зәңгәр калош кигән булган.

Пенсионерга даими медицина ярдәме кирәк.

Өлкән кешенең кайдалыгын белгертүче теләсә-нинди мәгълүматны 8-800-700-54-52; 02; 102 телефоннары аша җиткерергә була.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10