ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

“Мерседес” бәрдергән 8 яшьлек малай хастаханәдә үлгән

18 июнь 2018, 19:49

10 июнь көнне “Мерседес”та 34 яшьлек ир-ат Большие Ключи бистәсендә мәктәп укучысын бәрдергән.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). “Мерседес” таптаткан 8 яшьлек малай хастаханәдә үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганак хәбәр итте.

Якшәмбе, 10 июньдә, “Мерседес”та 34 яшьлек ир-ат Большие Ключи бистәсендә мәктәп укучысын бәрдергән. Баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.

Табиблар бала гомере өчен атнадан артык көрәшкән, әмма  җәрәхәтләр бик җитди булган. Шимбә, 16 июньдә хастаханәдә ир баланың гомере өзелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10