ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Хәвеф-хәтәр

Пассажирның хәле начарлану сәбәпле, Новосибирск – Мәскәү рейсы Казанга төшеп утырган

18 июнь 2018, 19:22

43 яшьлек хатын-кызны Республика клиник хастаханәсенә салганнар.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Новосибирск – Мәскәү рейсы, пассажирның хәле начарлану сәбәпле, ашыгыч рәвештә Казанга төшеп утырган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“S7” авиакомпаниясе Боинг-737 самолетының Казан аэропортына ашыгыч рәвештә төшеп утыруы турындагы хәбәр бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына бүген, 18 июньдә, алынган. Новосибирскидан Мәскәүгә очучы 43 яшьлек хатын-кызның хәле кинәт начарланып киткән. Һава судносы капитаны Казанга төшеп утыру карарын кабул иткән.

Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, медицина хезмәткәрләре хатын-кызны карап, Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Новосибирск – Мәскәү рейсы очышын дәвам иткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10