ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Җәмгыять

Татарстан мәктәпләренең 6 меңләп укучысы җәйге ялны Кара диңгез буенда үткәрә

18 июнь 2018, 19:41 , Фото: Султан Исхаков

Татарстан мәктәпләренең 6 меңләп укучысы җәйге ялны Кара диңгез буенда үткәрә   Татарстан балалары Краснодар крае һәм Кырым Республикасындагы сәламәтләндерү лагерьларына юл алачак.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Быел Кара диңгез буендагы дүрт сәламәтләндерү лагерында 5,8 мең яшь татарстанлы ял итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә “Җәй” Республика үзәге дәүләт бюджет учреждениесе директоры Раил Моратшин сөйләде.

Балалар сәламәтләндерү лагерьларының өчесе Краснодар краенда урнашкан. Икесе Анапа шәһәрендә – “Приазовец” һәм “Юбилейный”лагерьлары. Тагын берсе Туапсе шәһәрендә. Казакевич исемендәге лагерь Кырымда Бахчасарай районында урнашкан.

Краснодар крае лагерьларына балалар тимер юл транспортында бара. Раил Моратшин сүзләренчә, поездларда шартлар уңайлы — аларда кондиционерлар куелган һәм ике ресторан-вагон бар. Моннан тыш, аларны полиция һәм медицина хезмәткәрләре озата бара. Кырымга балалар самолетта оча.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10