ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чулман елгасында су агымы алып киткән ике балыкчыны коткарганнар
Төньяк Кавказдан дин әһеле Болгар ислам академиясенә студентлар җибәрәчәген әйтте
Казан паркларында бокс көне һәм бию фестивале узачак
Минтимер Шәймиев Болгарда эшләрнең икенче этабын башлау кирәклеген әйтте
Без хәзер хәләл тормыш рәвешен алга сөрәбез - Рөстәм Миңнеханов

Икътисад

Дәүләт Думасы пенсия реформасы закон проектын 19 июльдә карауны планлаштыра

18 июнь 2018, 17:44

Закон проектын карау вакыты әлегә билгеләнмәгән.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Дәүләт Думасы пенсия реформасы закон проектын беренче укылышта 19 июльдә карауны планлаштыра. Бу хакта “Бердәм Россия” фракциясе рәисе беренче урынбасары Андрей Исаевка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

“Мөгаен, ул 19 июльдә булыр. Әлеге көн буенча фикер алышу бара”, - дигән Исаев.

14 июньдә Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев 2019 елда пенсия яшен күтәрү реформасын карый башлау турында хәбәр иткән иде.

Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песковның дәүләт башлыгы пенсия реформасы буенча фикер алышуда катнашмавын, әлеге мәсьәлә буенча аңа мөрәҗәгать итү әле иртә булуын әйткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10