ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чулман елгасында су агымы алып киткән ике балыкчыны коткарганнар
Төньяк Кавказдан дин әһеле Болгар ислам академиясенә студентлар җибәрәчәген әйтте
Казан паркларында бокс көне һәм бию фестивале узачак
Минтимер Шәймиев Болгарда эшләрнең икенче этабын башлау кирәклеген әйтте
Без хәзер хәләл тормыш рәвешен алга сөрәбез - Рөстәм Миңнеханов

Икътисад

Песков: Пенсия реформасы турында Путинга мөрәҗәгать итү әлегә вакытсыз

18 июнь 2018, 16:16

Пенсия реформасы турында фикер алышу белән Президент Аппараты да, Президент та түгел, ә Россия Хөкүмәте һәм Дәүләт Думасы шөгыльләнә, диде Песков.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Пенсия реформасы белән Хөкүмәт шөгыльләнә, ә Россия Президенты Владимир Путин бу мәсьәлә буенча фикер алышуда әлегә катнашмый. Бу хакта, дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән, “Известия” яза.

Песков журналистларның Премьер-министр тарафыннан тәкъдим ителгән реформа планы үзгәрәчәкме, дигән соравына шулай җавап биргән. “Үткәреләчәк реформаның  соңгы формасы әлегә күренми”, - дип әйткән ул.

Президент администрациясендә Россия Хөкүмәте һәм Дәүләт Думасында пенсия реформасы буенча фикер алышу барышы хакында мәгълүмат бар. Әмма Президент Аппараты да, Президент та бу эшкә катнашмыйлар, дип аңлаткан Кремль вәкиле. “Әлегә Президентка мөрәҗәгать итү вакытсыз”, - дигән ул.

  • 14 июньдә Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев 2019 елда ир-атлар өчен пенсия яшен 5 елга, хатын-кызлар өчен 8 елга этаплап күтәрү башланачагын хәбәр иткән иде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10