ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

18 июнь 2018, 16:37 , Фото: архив

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә 19 июньдә төш вакытыннан алып, кичке сигезгә кадәр республикада һава шартлары бозылачак.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

19 июньдә төш вакытыннан алып, кичке сигезгә кадәр республика территориясендә яшенле яңгыр явачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, көчле җил вакытында реклама такталары, вывескалар, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Автомобильләрне зур агачлар янында калдырмау хәерле. Шулай ук йорт диварлары буенда яки җәмәгать транспорты тукталышларында көчле җилдән ышыкланырга киңәш ителми. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10