ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Качалов театры “Европа-Азия” маршруты буенча гастрольгә чыга

18 июнь 2018, 12:42 , Фото: mincult.tatarstan.ru

Качалов театры “Европа-Азия” маршруты буенча гастрольгә чыга Татарстан Республикасы һәм Кытай арасындагы мәдәни багъланышларны ныгыту кысаларында, Качалов театры июль башында Пекинга чакырылган.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры үзенең 227нче сезонын ябу алдыннан, “Европа-Азия” гастроль маршруты буенча сәяхәткә чыга. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

17 июньдә Качалов театры Германиягә, Ганновер шәһәренә, китте. Биредә 19 һәм 20 июньдә дәүләт шәһәр Schauspiel – театры сәхнәсендә "Безумный день, или Женитьба Фигаро" спектакле булачак. Александр Славутскийның Бомарше комедиясе буенча куелган бу комедиясе Санкт-Петербург, Мәскәү, Самара шәһәрләрендә узган фестивальләрдә уйналып, тамашачы мәхәббәтен яулап өлгергән иде инде. Хәзер башкала труппасы дөньякүләм билгеле драматургия әсәрен Европа сәхнәсендә уйнап күрсәтәчәк. Германиягә гастрольләр – качаловчылар белән Ганновер театры арасында иҗади хезмәттәшлекнең чираттагы этабы, чит ил артистлары Казанга җавап гастрольләр белән 2019 елда киләчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстан Республикасы һәм Кытай арасындагы мәдәни багъланышларны ныгыту кысаларында, Качалов театры июль башында Пекинга чакырылган. Биредә Халыкара театр фестивале узачак. Казан артистлары 6, 7, 8 июль көннәрендә дөньяның иң борынгы театрларының берсе булган Пекин халык театры сәхнәсендә "Пиковая дама" театраль фантазияне тәкъдим итәчәк.

  • Әлеге әсәрне Александр Славутский Александр Пушкинның шул исемдәге повесте буенча сәхнәләштергән. Спектакль берничә тапкыр Халыкара фестивальләрдә катнашты, зур уңыш белән Финляндия, Төркиядә күрсәтелде. Аның премьерасы Пушкинның 200 еллыгын билгеләп үткән елда Франциянең Марсель шәһәрендә уздырылган фестиваль кысаларында булды. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10