(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстанга эш сәфәре кысаларында Казан Кремле территориясендәге Татарстан компанияләре җитештергән продукция күргәзмәсен караган. Казан вертолет заводы стендында Казахстан башлыгына «Ансат» вертолетларын күрсәттеләр, дип хәбәр итә «Россия вертолетлары» холдингының матбугат хезмәте.
Нурсолтан Назарбаев полицейскийлар һәм пассажирлар йөртә торган вертолет үрнәкләре белән танышкан. Аларның икесе дә Казахстан Президентында кызыксыну уятты, дип хәбәр иттеләр «Россия вертолетлары» акционерлык җәмгыятендә.
Транспорт чараларын тәкъдим итү чарасында Казан вертолет заводы генераль директоры Юрий Пустовгаров чыгыш ясаган. Ул заводның «Ансат» вертолетының яңартылган версиясен эшләве һәм якын көннәрдә аны сынап карарга ниятләве хакында әйткән.