ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Илдар Гыйльметдинов: Туган телне читтән торып та өйрәнеп була

18 июнь 2018, 12:00 , Фото: Рамиль Гали

Илдар Гыйльметдинов: Туган телне читтән торып та өйрәнеп була Дәүләт думасы депутаты татар теленә өйрәтүнең уңышлы мисалы итеп, “Ана теле” онлайн-мәктәбен атады.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"га биргән интервьюсында җиткерде.

"Без бердәм дәүләт мәгариф киңлеге турында сүз алып барабыз. Әйтик, бала Татарстанда татар телен укыган, ә аннары Ульян өлкәсенә күчкән икән, анда инде ул туган телен укуны дәвам итә алмый. Тик бала бит гаепле түгел. Бүгенге кануннар читтән торып белем алуны күздә тота", - ди ул.

Интервью с депутатом Государственной думы РФ Ильдаром Гильмутдиновым

Мисал итеп депутат Татарстандагы “Ана теле” системасын китерде. Һәр елны Татарстаннан гына түгел, бөтен дөньядан 10 мең граждан бу системада теркәлергә һәм уку курсын узып, туган телен өйрәнергә хокуклы.

"Мондый механизмны, шул исәптән, туган телне өйрәнүне бөтен Россия Федерациясе киңлегендә тәэмин итү мөмкинлеге тудыру өчен дә кулланырга була. Моның өчен барлык закон чыгару механизмнары да бар, акча, укытучылар һәм моны техник яктан ничек эшләргә икәнен аңлау кирәк", - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10