ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда 9нчы сыйныф укучыларының Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республиканыкыннан югары
Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды
Серпуховта биш яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар
“Таврида” форумында Башкортстанның ике вәкиле 100 һәм 200 меңлек грант алды
Россиянең IV җәйге яшьләр Спартакиадасында Казан каратистлары көмеш һәм бронза алды

Җәмгыять

Казан Сабан туе көнендә Каенлыкка 73 автобус йөриячәк

18 июнь 2018, 11:51 , Фото: архив/Михаил Захаров

Казан Сабан туе көнендә Каенлыкка 73 автобус йөриячәк Быел Казан Сабан туе 23 июньдә ике мәйданда (Аккош күле буендагы урман-парк зонасы һәм Каенлык) гөрләячәк.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Казан Сабан туе көнендә Каенлыкка 73 автобус йөриячәк. Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Афзалов шул хакта хәбәр итте.

  • Быел Казан Сабан туе 23 июньдә ике мәйданда (Аккош күле буендагы урман-парк зонасы һәм Каенлык) узачак.

«Сабантуй көнне халыкка транспорт хезмәте күрсәтү махсус схема буенча оештырылачак. Каенлыкка дүрт тукталыш пунктыннан махсус автобус маршрутлары белән барырга мөмкин. Алар – Җиңү проспекты метро станциясе, 10нчы микрорайон, Павлюхин урамындагы филармония һәм Глазунов урамындагы тукталыш», - дип искәртте докладчы.

Автобуслар иртәнге 8дән алып бәйрәм чаралары төгәлләнгәнчегә кадәр йөриячәк. Юлга түләү - шәһәрдә гамәлдә булган гадәти тариф буенча. Моннан тыш, Каенлыкка «Казан-1» станциясеннән электричкага утырып та барырга мөмкин.

Аккош күле буендагы урман-парк зонасында оештырылган Сабантуйны тамаша кылырга теләүчеләргә 36, 46 һәм 72нче автобуслар хезмәт күрсәтәчәк. Моның өчен Залесный бистәсендәге Ремплер тукталыш пунктына кадәр барырга кирәк. Әлеге тукталыштан Сабантуй мәйданына кадәр биш минут интервал белән бушлай шаттллар йөриячәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10