ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы, Фән һәм мәгариф

Илдар Гыйльметдинов: Мин баланың БДИны туган телендә тапшыра алуы яклы

18 июнь 2018, 11:38 , Фото: архив, Рамиль Гали

Илдар Гыйльметдинов: Мин баланың БДИны туган телендә тапшыра алуы яклы Мәктәпләр БДИны туган телдә кабул итәргә әзер булырга тиеш.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Әгәр ихтыяҗ бар икән, баланың БДИны туган телендә бирү хокукын яңадан карап чыгарга кирәк. Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"га биргән интервьюсында җиткерде.

"Мин моны күп тапкырлар әйттем, мин баланың андый хокукы булуы яклы. Әйтик, мин тарих фәнен татар телендә бирергә телим икән, миңа шундый хокук бирегез. Тапшырырмынмы, юкмы – монысы башка сорау. Тик иң мөһиме – мәгариф системасы миннән имтихан алырга әзер булсын. Кабул итәр өчен тиешле КИМнар (контрольно-измерительные материалы – ТИ) кирәк, ягъни, кирәкле инструментлар эшләргә кирәк", - дип саный депутат.

Интервью с депутатом Государственной думы РФ Ильдаром Гильмутдиновым

Әлеге инструментлар хәзер “туган тел” предметыннан кала бер предмет буенча да юк. Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, бу эшләргә тиешле киләсе тема. "Әгәр мәктәп кабул итәргә әзер икән, димәк, укучыларга шундый хокук бирергә кирәк", - дип белдерде депутат.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10