(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатының 4 көнендә җанатарлар фестивалендә 14 матч күрсәтелгән, аларны 150 мең кеше тамаша кылган. Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов шул хакта хәбәр итте.
Җанатарлар фестиваленең беренче көненә 25 меңгә якын кеше җыелган. 16 июньдә исә тамашачылар саны буенча (56 меңнән артык футбол җанатары) рекорд куелган.
16 июньдә «Казан Арена» стадионыда узган Франция - Австралия матчына 41 меңнән артык тамашачы җыелган. «Барлык хезмәтләрнең көйле эшләве нәтиҗәсендә, матч тәмамлангач җанатарлар стадионнан 55 минут эчендә таралышты», - дип искәртте Дамир Фәттахов.