ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Мәдәният

Канн кинофестиваленнән кайткан Айдар Шәрипов беренче интервьюсын «Татар-информ»га бирде

18 июнь 2018, 08:09 , Фото: Рамиль Гали

Канн кинофестиваленнән кайткан Айдар Шәрипов беренче интервьюсын «Татар-информ»га бирде Айдар Шәрипов - Канн кинофестиваленең «Особый взгляд» конкурсында катнашан «Ласковое безразличие мира» казах фильмының куючы операторы, Казан егете.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Данлыклы Канн халыкара кинофестивалендә катнашкан беренче татар кинематографисты Айдар Шәрипов үзенең беренче интервьюсын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына бирде. «Мин Канн фестиваленнән кая таба барасымны аңлап кайттым. Канн кинофестивале – кино кагыйдәләре буенча яшәүче дөнья. Биредә вакыт та кино кагыйдәләре буенча бара. Мин кино дөньясында яшәүчеләр белән аралаштым. Биредә син үзеңне кино дөньясының бер өлеше итеп тоясың», - дип Канн хис-тойгылары белән уртаклашты ул.

Айдар Шәрипов - Канн халыкара кинофестиваленең «Особый взгляд» конкурсында катнашан «Ласковое безразличие мира» казах фильмының куючы операторы, Казан егете. Ул Казан дәүләт мәдәният институтының Николай Морозов остаханәсен тәмамлаган, профессиональ кинооператор. «Ласковое безразличие мира» фильмының режиссеры – Адилхан Ержанов.

«Ласковое безразличие мира» - Айдарның дебют фильмы. «Мин дебютымның шундый фестивальгә эләгүе турында хыяллана да алмый идем», - ди оператор егет.

Айдар Шәрипов фикеренчә, Татарстан иҗат кешесен үтерә. «Чөнки монда үсеш юк. Мин Казанда яшәгәндә артык үсү мөмкинлеге юклыгын аңладым. Биредә түшәм бик түбән. Ә Канн фестиваленнән соң минем өчен чикләр калмады. Мин дөнья кинематографистлары белән аралаштым. Казанда калган кешегә үсү өчен шанслар юк, - ди ул. - Мәскәүдә тормыш кайнап тора. Мөмкинлекләр зуррак. Идея тәкъдим иткән кешегә һавада очкан кешегә караган кебек карамыйлар. Һәр идеягә таяныч та, финанслар да табарга була. Мәскәү – уңышка ирешергә теләүчеләр җыела торган урын. Андый концентрациядә яхшы әйберләр туа».

Айдар Шәрипов Казахстанга тагын ике проектка чакырулы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10