ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда 9нчы сыйныф укучыларының Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республиканыкыннан югары
Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды
Серпуховта биш яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар
“Таврида” форумында Башкортстанның ике вәкиле 100 һәм 200 меңлек грант алды
Россиянең IV җәйге яшьләр Спартакиадасында Казан каратистлары көмеш һәм бронза алды

Җәмгыять

Саба һәм Теләче районнарыннан 15 егет Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә китте

18 июнь 2018, 06:00 , Фото: tulachi.ru

Саба һәм Теләче районнарыннан 15 егет Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә китте Улларын армия сафларына озатырга Сабага әти-әниләре, дуслары, авылдашлары, сөйгәннәре килгән иде.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Саба һәм Теләче районнарыннан 15 егет Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә китте. Улларын армия сафларына озатырга Сабага әти-әниләре, дуслары, авылдашлары, сөйгәннәре  килгән  иде. Бу хакта "Саба таңнары" газетасы яза.     
 
 "Ватанны саклау ул – һәр ир-егетнең изге бурычы. Шушы армия мәктәбен барыгызга да исән-сау  үтәргә  язсын. Барып җитү белән әти-әниләрегезгә хәбәр итегез, алар сезнең өчен борчылып тора",–  диде район башлыгы  урынбасары Расих Закирҗанов булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп һәм  хакимият тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырды. Егетләргә Саба шәһәр җирлеге башлыгы  урынбасары Расих Хәсәнов та изге теләкләрен  җиткерде.
 
ТР Хәрби комиссариатының Саба һәм һәм Теләче районнары буенча бүлеге начальнигы Фәнис  Закиров армиягә китүчеләргә   соңгы инструктажны бирде. Егетләр Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә  урнашкан хәрби частькә озатылачак. Расих Закирҗанов уллары хәрби ант кабул иткәндә уллары янына бару өчен әти-әниләргә автобус белән булышырга  ышандырды. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10