ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Чаллыда "Сабан туе гүзәле" җиңүчесенә нинди бүләк тапшырылачагы мәгълүм булды

18 июнь 2018, 09:00 , Фото: shahrichalli.ru

Чаллыда Бәйге быел егерме бишенче тапкыр үткәрелә.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Яр Чаллыда "Сабан туе гүзле-2018" бәйгесе финалына санаулы көннәр калып бара. Әлегә кызлар репетицияләргә йөри, дип яза "Шәһри Чаллы" басмасы.  
 
Танылган артистлар, режессерлар, хореографлар, сәхнә белгечләре, модельерлар аларны сәхнәдә үзләрен ничек тотарга кирәклегенә, сәхнә теленә, биергә-җырларга өйрәтәләр. Кыскасы, гүзәлләребез мастер-класслар үтәләр.
 
“Сабантуе гүзәле-2018” бәйгесе 20 июньдә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 19.00 сәгатьтә башлана. Ул быел 25 тапкыр уздырыла.
 
Кызларның барысына да номинацияләрдә бүләкләр тапшырылачак. Бүләкләргә алтын-көмеш бизәнү әйберләре, милли бизәкле бил бау-хаситә дә керә. Ә “Сабантуе гүзәле-2018” енә туристик фирмадан юллама алу өчен сертификат биреләчәк. Җиңүче кайсы илгә, кайда барырга тели шуны үзе сайлаячак.
 
“Шәһри Чаллы” -Сабантуе гүзәле-2018” бәйгесенең рәсми мәгълүмати партнеры. Безнең сайтта гүзәлләребез өчен тавыш бирү дәвам итә. 

Гадел юл белән иң күп тавыш җыйган сылуларыбызны (1–2 урын) элиталы матурлык салоннарына кыйммәтле сертификатлар көтә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10